news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада гаражда марихуана үстергән ир-атны хөкем итәләр

Хәзер һәваскәр “бакчачы”га 20 ел төрмә яный.

(Түбән Кама, 25 апрель, “Татар-информ”, Алсу Арсланова). Түбән Камада 38 яшьлек ир-атка суд булды. Аны 2017 елның октябрендә Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган иде.

Аның кесәләрендә марихуана салынган 30 пакет табылган. Әлеге ир-аттан барлыгы дүрт кг наркотик алынган. Ир-ат наркотик куллану, саклау һәм сатуда гаепләнә. Хәзер һәваскәр “бакчачы”га 20 ел төрмә яный.

Ир-ат марихуана үстерү өчен гаражын җайлаштырган. Судта ул үз гаебен кире какты, әмма марихуананы сатарга җыенмавы, ә үзе өчен генә үстерүен әйтте.

Гаепләнүче сүзләренчә, ул уңыш шулкадәр күп булыр, дип уйламаган. Әмма судка тыелган матдәнең ни өчен пакетларга тутырылган булуын аңлата алмады.

Ир-ат элек хөкем ителмәгән. Судта әнисе яшь аралаш улының наркотикларга тартылуын сизмәвен әйтте.

Судның беренче утырышында шаһитлардан сорау алдылар. Киләсе тыңлауларда хөкем карары чыгарылачак.

Гаепләнүченең наркотиклар саклауда һәм сатуда гаебе ачыкланса, аңа 20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100