news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм үтәчәк

“Түбән Кама нефтехим” предприятиесендә эшләүчеләрнең хезмәт династияләре, тәрбиягә бала алган гаиләләр аерым билгеләп үтеләчәк.

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм үтәчәк
e-nkama.ru

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан Түбән Каманың “Гаилә" паркында зур бәйрәм чарасы үтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Игезәкләр парады, яшь парның гаилә хәлен рәсмиләштерү, яңа туган балага исем кушу тантанасы... Оештыручылар бәйрәмнең үзенчәлекле һәм истә калырлык булуы өчен әзерлек эшләре алып бара.

Шәһәрнең танылган иҗат коллективлары үз концерт программасын, ә фестивальнең иң кечкенә катнашучылары “Гаиләдән дә кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?” темасына үз чыгышларын тәкъдим итәчәк. Түбән Каманың булачак әниләре дә үз тәбрикләүләрен җиткерәчәк.

Бу көнне “Түбән Кама горурлыгы булган гаилә– 2019” конкурсына йомгак ясалачак, “Түбән Кама нефтехим” предприятиесендә эшләүчеләрнең хезмәт династияләре, тәрбиягә бала алган гаиләләр аерым билгеләп үтеләчәк.

Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мәйданчыклар, остаханәләр эше, китап күргәзмәсе дә оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot