news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Камада Гаилә елына багышланган конкурска нәтиҗә ясадылар
Түбән Кама “бердәмроссиялеләре” “Мин һәм минем гаиләм – киләчәккә бергәләп” дип иселәнгән шәһәркүләм сочинениеләр конкурсын үткәрү башлангычы белән чыкты
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 19 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама “бердәмроссиялеләре” иң талантлы мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырды. Шәһәр балалар иҗат үзәгендә партиянең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган “Мин һәм минем гаиләм – киләчәккә бергәләп” дип исемләнгән сочинениеләр конкурсының финалы узды.
Жюри игътибарына барлыгы меңгә якын эш тәкъдим ителгән иде. Аларда балалар һәм яшүсмерләр үз гаиләрендәге гореф-гадәтләр, шәҗәрәләре, үзләренең һәм әти-әниләренең мавыгулары хакында бәян итте. Күп санлы сочинениеләрнең бары тик 300е генә финалга чыкты. Җиңүчеләрне дүрт яшь төркемендә ачыкладылар.
Нәтиҗәдә, призерлар исемлегенә 26 укучының сочинениесе керде. Иң яхшы эш авторларына дипломнар һәм акчалата бүләкләрне “Бердәм Россия” партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге сәяси советы секретаре, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин тапшырды. Конкурс лауреатларының укытучылары да бүләксез калмады.
Җиңүчеләр “Иҗади якын килгән өчен”, “Идеянең оригинальлеге өчен”, “Сочинениеләрнең социаль юнәлеше өчен” кебек өстәмә номинацияләрдә аерым бүләкләнде. Соңгы номинациядә әти-әниләреннән башка яшәүче балалар турында сөйләүче эшләргә бәя бирелде. Бүген шулай ук “Мин һәм минем гаиләм – киләчәккә бергәләп” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы барышында 15 яшь түбәнкамалыга Россия паспортлары тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot