Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада гаиләдә ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында дәрес үткәрделәр
Дәрес ахырында ата-аналарга балалар белән өй шартларында төсләрне өйрәнү буенча киңәшләр бирелде.
(Казан, 4 август, "Татар-информ"). "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт инструкторы Гүзәл Галиуллина “Төсләрне өйрәнәбез: зәңгәр, кызыл, сары" дигән темага дәрес үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәрес балаларны төсләрне аерырга өйрәтү, ана һәм бала арасында конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга багышланды.
Балалар төсләр белән танышу өчен төрле кызыклы биремнәр үтәделәр: пластик шешәләрнең бөкесеннән чәчәк түтәлләрен җыйдылар, бауга кыстыргычлар ярдәмендә яулыклар элделәр. Дәреснең иҗади өлешендә төрле төстәге тозлы камырдан фигуралар ясадылар.
Дәрес ахырында ата-аналарга балалар белән өй шартларында төсләрне өйрәнү буенча киңәшләр бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз