news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика буенча республика чемпионаты үтте

Зәйлеләр анда уңыш яулады

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Түбән Кама шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика буенча республика чемпионаты үтте. Анда Зәйдән дә команда катнашты һәм уңышлары белән сөендерде, дип шатлык уртаклаша җирле “Зәй офыклары” басмасы.

Шул рәвешле, инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов һәм Антонида Николаева ядрә атуда беренче, ә Фәрит Латыйпов икенче урын алды. 800 метр арага йөгерүдә Әнисә Шәфиева – икенче, 100 һәм 800 метр араларга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә Лилия Кузьмина беренче булды. Ә төрле дистанцияләрдә йөгерүдә Рафаэль Гайсин, Ринат Гайфетдинов та сынатмады: алар өченче булып килде, дип яза газета.

news_right_1
news_right_2
news_bot