news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада федераль балалар лагере булачак

Түбән Каманың "Кама" лагеренда 190 миллион сумнан артык бәягә ремонт ясалачак.

Түбән Камада федераль балалар лагере булачак
e-nkama.ru

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Түбән Камада "икенче Артек" булдыру бурычын куйды. Бу хакта сүз үзгәртеп корыла торган "Кама" лагере белән танышканнан соң булды. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

"Узган елдан лагерьларга капиталь ремонт ясау буенча моңарчы күрелмәгән программа старт алды, һәм без хәзер шундый объектларның берсе белән танышу мөмкинлегенә ия булдык", - диде Дамир Фәттахов.

Исегезгә төшерәбез, балаларның җәйге ялы объектларын реновацияләү программасы өч елга исәпләнгән, финанслау күләме – бөтен республикага якынча 7 млрд сум. Бу сезонда 192 миллион сумга якын торган ремонт 1970 елда Каракүл күле ярында төзелгән Түбән Каманың "Кама" лагеренда башланды.

Әлеге акчаларга стильле керү төркеме төзи башладылар, ике йокы корпусын ремонтлый һәм бу максатларга тагын ике ташландык бинаны төзекләндерә, күл буенда куркынычсыз пляжны төзекләндерә, футбол кыры, хоккей корты, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, паркур һәм воркаут өчен зоналар, амфитеатр, балалар мәйданчыгы һәм яңа беседкалар төзи башлаганнар инде. Шулай ук ашханәдә һәм административ блокта капиталь ремонт бара.

Әлеге чараларның барысы да ял итүче балаларның санын арттырырга гына түгел, ә «Кама» ны ел әйләнәсендә эшләп килүче комплекска әверелдерергә дә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер биредә җәйге сменалар гына уза, ә ремонттан соң спорт җыеннары, профильле яшьләр сменалары, уку сыйныфларын каникулларга чыгару, ял көне сменалары, гаилә турлары оештырырга мөмкин булачак. "Кама" елына 365 көн эшли башлаячак.

Гомумән, Түбән Каманың планнары бик кызыклы – якындагы елларда "Кама" лагерен ерак түгел урнашкан "Зәңгәр күл" белән берләштерергә ниятлиләр. Бу бик күп кызыклы локацияләр белән тугыз гектарга якын мәйданда бердәм комплекс булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot