Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада фатир бүләк ителәчәк 150 меңенче бала бу атнада туарга мөмкин
Түбән Каманың 50 еллыгына муниципалитет шундый бүләк вәгъдәләде.
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, “НТР-24”). Түбән Камада 150 меңенче сабый тугач, шәһәр аның гаиләсенә 1 бүлмәле фатир бүләк итәчәк. Былтыр 30 ноябрьдә “Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты рәсми гамәлгә кергәннән бирле, шәһәрдә 25 октябрь иртәсенә кадәр 2681 сабый туган. Түбән Кама телерадиокомпаниясе сайты хәзерге вакытта 150 меңенче бала тусын өчен тагын 29 сабыйның фани дөньяга килүен көтәргә кирәклеген хәбәр итә. Оештыручылар исәп гадел булачак, дип ышандыралар.
ЗАГС архивыннан билгеле булганча, Түбән Камада 2014 ел ахырына кадәр 143827 бала тууы теркәлгән. Шул рәвешле, шәһәрдә 2015 елның 1 декабреннән махсус исәп алып барыла. Проект старт алганнан бирле тагын 2710 сабый теркәлгәч, 150 меңгә тула һәм ул Түбән Каманың юбилей елына туры килә, диелгән иде проект концепциясе турында e-nkama.ru муниципаль сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз