news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны бүләкләделәр

Түбән Кама Татарстанда, Казан һәм Яр Чаллыдан кала, олимпиада хәрәкәте буенча өченче урында тора.

Түбән Камада фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны бүләкләделәр
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Түбән Камада бүген мәктәп олимпиадалары һәм төрле дәрәҗәдәге конкурслар җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Бу уку елында Түбән Каманың 6 492 укучысы төрле өлкәләрдә үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Май аенда без Хезмәт бәйрәмен һәм Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ә бүгенге чара бу ике тантананы берләштерә, чөнки тырыш хезмәттән башка мондый җиңүгә ирешеп булмый. Без сезнең белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. - Тормышта сезне әле бик күп сынаулар көтә, һәм без аларның барысы да җиңүләр белән тәмамланыр дип өметләнәбез".

Укучылар Эльвира Долотказинага аерым бүләк – призерлар һәм җиңүчеләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган альбом һәм үз куллары белән эшләнгән үзенчәлекле тагын бер альбом тапшырдылар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары укучыларга рәхмәт белдерде һәм бүләкләрнең, киләчәк буыннарга ядкәр итеп, шәһәр хакмияте музеена куелачагын җиткерде.

Укучыларның уңышларына килгәндә, бу уку елында 554 укучы - муниципаль, 129 укучы - республика, 12 укучы бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиада һәм конкурсларда җиңүче булды. "Бу казанышлар Түбән Кама шәһәренә авангардта булырга ярдәм итә. Без Татарстанда олимпиадалар саны буенча ышанычлы рәвештә алда барабыз", - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов тантаналы чараны "Оскар" премиясен тапшыру белән чагыштырды, олимпиадаларда катнашуда укучылар алган күнекмәләрнең һәм осталыкларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм җәйге каникулларны файдалы үткәрүләрен теләде. Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һәм "Рубаха" инклюзив үзәге җитәкчесе Яна Анисимова да катнашты.

Тулаем алганда, Түбән Кама Татарстанда, Казан һәм Яр Чаллыдан кала, олимпиада хәрәкәте буенча өченче урында тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot