news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада этләрне урамда йөртү һәм өйрәтү өчен 2 млн сумлык мәйданчык ачылды

Яңа мәйданчыкта агач тренажерлар – дивар, тоннель, таганнар, бүрәнә һ.б. урнаштырылган.

Түбән Камада этләрне урамда йөртү һәм өйрәтү өчен 2 млн сумлык мәйданчык ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Түбән Камада этләрне урамда йөртү һәм өйрәтү өчен беренче мәйданчык ачылды. Ул 2 млн сум муниципалитет акчасына төзелгән. Төзелеш инициативасын эт асраучылар белдергән. Бу хакта “НТР 24” хәбәр итә.

Яңа мәйданчыкта агач тренажерлар – дивар, тоннель, таганнар, бүрәнә һәм барьер урнаштырылган. Мәйданчык биек койма белән әйләндереп алынган. Аны төзегән вакытта мондый объектлар өчен булган барлык нормалар һәм таләпләр исәпкә алынган. 

Мәйданчык ачылышында шәһәр мэры Айдар Метшин да катнашкан. Ул 2018 ел ахырында хайваннар өчен шартлар тудыру буенча закон кабул ителүен әйткән. “Бу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең цивилизацияле булуын күрсәтә. Бу бик мөһим”, - дигән шәһәр башлыгы.

Ачылышта үзенең Ерат кушаматлы лабрадор белән Сергей Добротворский булган. Тугры эт сукыр хуҗасына йөрергә ярдәм итә. Бу мәйданчыкка Сергейның беренче тапкыр гына килүе түгел, ул төзелеш инициаторларының берсе булган.

Түбән Камада эт асраучылар саны көннән-көн арта. Биредә яшәүче һәр бишенче гаиләдә эт бар. Мондый мәйданчыклар кирәк, аларны төзү алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерә шәһәр хакимияте.

Мәйданчыкка муниципалитет хезмәт күрсәтәчәк. Эт асраучылар да мондагы тәртипне сакларга вәгъдә биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100