news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада эшсезләр саны кими

Әлеге проблеманы хәл итүдә халыкның үзмәшгульлеге программасы шактый зур роль уйный

(Түбән Кама, 30 сентябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада эшсезлек кимүгә таба бара. Бүгенге көндә шәһәр мәшгульлек үзәгендә 2800 гә якын кеше исәптә тора.
Муниципалитет территориясендә даими рәвештә узучы эш урыннары ярминкәләре әлеге җитди проблеманы хәл итәргә булыша. Бу проблеманы хәл итүдә халыкның үзмәшгульлеге программасы да шактый зур роль уйный. Глобаль финанс кризисы чорында шәһәр һәм районда яшәүче 300 гә якын кеше үз бизнесын җәелдерү теләген белдерде.
Түбән Кама халык мәшгульлеге үзәге директоры Игорь Соковыхның сүзләренә караганда, яңа коммерсантларның барысы да бизнес–проектлар яклаган, ә күпчелеге үзләренә тиешле акчаны алган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot