Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада эшмәкәрләр өчен бушлай тренинг уздыралар
Дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләшү, бинаны арендага алырга, эре заказчыларның сатып алу планнары белән һәрдаим хәбәрдар булырга өйрәтәчәкләр.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). 14 августта Түбән Камада бизнесменнар өчен чираттагы бушлай тренинг узачак. Бу юлы эшмәкәрләргә федераль интернет-порталдан smbn.ru файдалану буенча лайфхаклар бирәчәкләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителлә.
"Без КУЭ бизнес-навигаторы эше турында сөйләячәкбез, аның ярдәмендә үз урыныңны сайлап алырга, якынча бизнес-планны исәпләргә, кредит алырга һәм гарантия рәсмиләштерергә мөмкин", - ди оештыручылар.
Шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләшү, бинаны арендага алырга, эре заказчыларның сатып алу планнары белән һәрдаим хәбәрдар булырга өйрәтәчәкләр.
Моннан тыш, коллектив бердәм һәм нәтиҗәле эшләсен өчен, хезмәткәрләрне ничек сайларга кирәклеген ачыкларга ярдәм итәчәкләр.
Очрашу Мәктәп бульвары, 2а адресы буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгендә узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8-987-298-49-87.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз