news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада эшләп торган конвейер астында эшче үлгән

Зыян күрүче һәлакәт урынында вафат булган

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Камада производствода, хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуы аркасында, 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу хәл 19 ноябрь көнне “Керамзит-НК” ҖЧҖ территориясендә булган.

Тикшерү фаразлаганча, ир-ат балчык массаларын күчерү конвейерында эшләгән. Производство процессы барышында ул, барабанны ябышкан балчыктан чистарту өчен, эшләп торган җайланма астына кергән. Нәтиҗәдә ир-ат конвейерга суырылып кергән. Алган җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсенең 2 нче өлеше (хезмәт сагы кагыйдәләре бозылып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot