Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада эш урыннарында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча бәйге оештырылды
Быел конкурста катнашырга 170 кеше теләк белдергән.
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Түбән Каманың предприятие-оешма белгечләре хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча район күләмендә үткәрелүче һөнәри конкурста катнаштылар. Әлеге бәйге Түбән Камада җиденче ел рәттән үткәрелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Быел конкурста катнашырга 170 кеше теләк белдергән. Шулай да беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга бары тик ун кеше генә чыккан. Алар янгын куркынычсызлыгы, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм шәхси саклану чаралары куллану буенча үз белемнәрен күрсәткән.
Нәтиҗәләр:
I урын - Лилия Новичкова (2 нче гимназиянең директор урынбасары) һәм Ирина Пермякова ("ТАИФ-НК" предприятиесенең хезмәтне саклау белгече);
II урын - Татьяна Коновнина (73 нче балалар бакчасы тәрбиячесе) һәм Светлана Фриккель ("Татлесстрой" компаниясенең хезмәт саклау белгече);
III урын - Зоя Сверлышкова (китапханә мөдире) һәм Ирина Агаева (Түбән Кама җылылык-электр үзәгендә хезмәтне саклау буенча өлкән инспектор).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз