Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада элмә такталарны ике телдә язу мәсьәләсен тикшергәннәр
Бу мәсьәлә буенча ел башыннан муниципаль район территориясендә тикшерү үткәрелгән.
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Түбән Камада узган утырышта закон таләпләре нигезендә, шәһәр һәм район территориясендә юл һәм урам күрсәткечләрен, топографик билгеләрне, йорт, тукталыш павильоннары элмә такталарын ике телдә дөрес итеп рәсмиләштерү һәм тиешле тәртиптә тоту мәсьәләләрен караганнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бу мәсьәлә буенча ел башыннан муниципаль район территориясендә тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча кайбер торак пунктларда күрсәткечләрнең бер генә телдә, кайбер очракта хаталы язылуы, кайберләренең искереп, гамәлдән чыгуы ачыкланган.
Башкарма комитет тарафыннан район территориясендә урнашкан төбәк һәм җирле карамакта булган юллар санына анализ ясалган. Алар картада билгеләнгән, нәтиҗәләр күрсәткәнчә, район аша үтүче юлларның күбесе төбәк карамагында. Муниципалитетның бу трассаларда күрсәткечләр алыштыру вәкаләтләре юк.
Әлеге сорау белән комиссия әгъзалары Руслан Фәрдиевка мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, "Главтатдортранс" ведомствога кагылышлы барлык йөкләмәләрне үтәячәк.
"Юл картасы" нигезендә, 2018 елда район күләмендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар телендә муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә -17, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 31 чара үткәрелгән, аларда 25 меңнән артык кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз