news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада "Ел хатын-кызы-2019" республика бәйгесендә иң яхшылар билгеләнде

Аларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.

Түбән Камада "Ел хатын-кызы-2019" республика бәйгесендә иң яхшылар билгеләнде
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең зона туры үтте. Шәһәрдә җиденче тапкыр үткәрелүче бәйге җиңүчеләре республика этабында чыгыш ясаячак. Катнашучыларның чыгышларын "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзалары бәяләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлегә исә 16 катнашучының унбере иң яхшылар буларак билгеләнде һәм аларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.

Алар - танылган фольклор коллективы җитәкчесе Ирина Матвеева, инженер һәм уйлап табучы Елена Ткачева, Өченче буын университетында физкультура укытучысы Лариса Архипова, шин заводы эшчесе Ольга Тарасова, сигез балалы эшмәкәр Мария Ступенькова, химия укытучылары Ирина Хомякова һәм Оксана Нуруллина, сыр ясау остасы Чулпан Миңнебаева, бизнес-тренер Татьяна Мифтахова, хәрби комиссар Фәрит Миңгәрәев һәм шәһәр электр предприятиесе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин.

"Менә тагын бер зона туры тәмамланды, - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, "Түбән Кама хатын-кызлары" оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина. - Без аны дулкынланып көттек, тамашачылар да дулкынланганыр дип уйлыйм. Әмма иң катлаулы бурыч - әлбәттә, катнашучылар өстендә. Аларның күбесе сәхнәгә әле беренче тапкыр гына чыкты. Бу инде -үзе зур җиңү, ул хәтта конкурста җиңүдән дә мөһимрәк".
 

news_right_1
news_right_2
news_bot