news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада экскурсия трамвае Яңа ел сезонын хәйрия спектакле белән ачкан

Начар ишетүче балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр әкияти трамвайның беренче пассажирлары булган.

Түбән Камада экскурсия трамвае Яңа ел сезонын хәйрия спектакле белән ачкан
mindortrans.tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәрендә Яңа ел экскурсия трамвае чираттагы сезонын хәйрия спектакле белән башлады. Бу турыда Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Традиция буенча, Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» предприятиесе хезмәткәрләре сезонны хәйрия спектакле белән ачып җибәрде. Быел Түбән Каманың начар ишетүче балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр әкияти трамвайның беренче пассажирлары булды.

Әкият геройлары белән бергә балалар Яңа ел маҗараларында катнаштылар, конкурсларның сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Аларга Кыш Бабай бүләкләр бирде, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot