news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада экологиягә кагылышлы сораулар буенча халыкны кабул итү узачак

Кабул итү 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә Түбән Кама шәһәре, Студентлар урамы, 9 йорт адресы буенча узачак.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). 11 апрель көнне "Бердәм Россия" партиясенең Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә муниципаль җирлектә экология мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча тематик кабул итү уза. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кабул итүдә халык мөрәҗәгатьләрен шәһәр Советы депутаты, Алабуга муниципаль районының ТКХ һәм төзекләндерү департаменты директоры Василий Филиппов, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Россия кулланучылар күзәтчелеге вәкилләре тыңлаячак.

Кабул итү 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә Түбән Кама шәһәре, Студентлар урамы, 9 йорт адресы буенча узачак.

Алдан язылу өчен телефон: 41-71-95.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot