news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада эчке гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрне бүләкләделәр

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган барлык солдатлар бер минут тынлык белән искә алдылар.

Түбән Камада эчке гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрне бүләкләделәр
Руслан Хәйруллин

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре оешуына 208 ел тулу уңаеннан Түбән Камада хәрби-патриотик митинг узды.  Митингта шулай ук озак еллар эчке гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрне бүләкләү тантанасы да үтте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Төрле елларда эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән түбәнкамалылар бергә җыелып, үз хәрби юлларын искә алдылар. Шуларның берсе - Виктор Никонов, ул бу тармакта 17 ел хезмәт куйган.

Чарада эчке гаскәрләр хезмәте, аның әһәмияте турында сөйләделәр, чөнки илнең иминлеге - нәкъ менә шунда хезмәт итүчеләр җилкәсендә.

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган барлык солдатлар бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot