news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада депутатлар мәктәп театрлары эшчәнлеге белән танышты

Түбән Кама драма һәм Яшь тамашачылар театрларына программа кысаларында яңа спектакльләргә 8,5 млн сум акча күчерелгән.

Түбән Камада депутатлар мәктәп театрлары эшчәнлеге белән танышты
tat.e-nkama.ru

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары һәм социаль сәясәт буенча даими комиссия әгъзалары бүген Түбән Кама мәктәп театрларын карадылар. Әлеге эш Россиядә Театр елы буенча проектларны гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сүз партиянең "Кече шәһәрләр театрлары" һәм "Кече Ватан мәдәнияте" федераль һәм республика инициативалары турында бара.

Түбән Кама драма һәм Яшь тамашачылар театрларына программа кысаларында яңа спектакльләргә 8,5 млн сум акча күчерелгән. Эш матди ярдәм белән генә чикләнми – театр сәнгатенә мәгариф һәм тәрбия ысулы буларак игътибар итәргә кирәк.

Түбән Камада төрле уку йортлары каршында төрле труппалар эшли: мәсәлән, 2 нче гимназиядә - татар театры (биредә драма театры артистлары җитәкчелек итә), 32 нче гимназиядә - "Француз клубы", 21нче мәктәптә  - "Театр остаханәсе", балалар экология-биология үзәгендә - экотеатр.

Депутатларга мәктәп укучылары бүген үз спектакльләрен күрсәттеләр. "Бу мөһим эшне – милли традицияләрне саклауны дәвам итегез", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова 2нче гимназия укучылары белән очрашуда.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot