news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар өчен түләүсез курслар оештырылган

Дәресләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында узды.

Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар өчен түләүсез курслар оештырылган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге декрет ялындагы хатын-кызларны һөнәри белгечлеккә укытты. Дәресләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында бушлай узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай итеп, «Флорист» юнәлеше буенча 16 кеше имтиханнарын уңышлы тапшырган. Укуларны «РАРК» өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге үткәргән. Хатын-кызларга тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot