news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары бара

Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры быел 24 нче мәртәбә уздырыла.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Түбән Кама республиканың иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйды. Биредә бүген Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры уза. Республика календарена кертелгән бәйге быел 24 нче тапкыр оештырыла.

Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры уздырып, изге эш башкаралар. 1993 елда, 45 яше дә тулганчы вафат булган Данил Галиев – көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес. Үз чорының бил бирмәс батыры Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып танылган. Алай гына да түгел, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән шәхес иде ул Данил Галиев.
 
Турнирга барлыгы 36 командадан 300 көрәшче килгән. Бил алышулар 60 (29 көрәшче), 65 (44 көрәшче), 70 (33 көрәшче), 75 (30 көрәшче), 80 (32 көрәшче), 85 (31 көрәшче), 90 (27 көрәшче), 100 (25 көрәшче), 130 (25 көрәшче) һәм 130 килограммнан югары (24 көрәшче) авырлык үлчәвендә бара. Көрәш бүген кичкә – җиңүчеләр билгеле булганчыга кадәр дәвам итә.
 
Узган елгы турнирда командалар арасында җиңүчеләр рәтенә Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама көрәшчеләре күтәрелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100