Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры уза
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 35 команда һәм өч йөздән артык иң көчле спортчы көч сынаша.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә милли көрәш турниры уза. Быел иң яхшылар исеме өчен Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә 35 команда һәм өч йөздән артык иң көчле спортчы көч сынаша.
Ярышларга карата кызыксыну күренекле көрәшче Данил Галиевның шәхесе белән аңлатыла. Ул —сигез тапкыр РСФСР чемпионы, милли көрәш буенча җиде тапкыр ТАССР Чемпионы, алты тапкыр республика турниры җиңүчесе, ун тапкыр Түбән Кама Сабантуйларының абсолют батыры. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.
1998 елда югары спорт казанышлары өчен Данил Юныс улына «Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры» исеме бирелгән.
«Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә турнир үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Безнең территория үз батырлары белән дан тота һәм бу безне сөендерә. Безнең максат — халык традицияләрен саклап калу һәм милли көрәш буенча югары дәрәҗәдә турнир уздыру, чемпионнар, җиңүчеләр тәрбияләү. Көрәшчеләргә уңышлар телибез», — дип сәламләде спортчыларны Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.
Спортчылар һәм ярышлар кунаклары өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә аннан соң ярышлар башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз