news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада дамбаны реконструкцияләүгә 1 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк

Объектның бәясе 900,8 млн сум тәшкил итәчәк.

Түбән Камада дамбаны реконструкцияләүгә 1 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада күптән көтелгән дамбаны реконструкцияләүгә киләсе елда ук керешәчәкләр. Эшләрнең беренче этабы ике еллык килешү кысаларында республика бюджеты хисабына 66,6 млн сумга башланачак.Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзер яр ныгыту корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен куркыныч тудыра. Язгы ташу чорында су басу зонасына 500 гә якын кеше булган 3 торак пункт, 3 балалар сәламәтләндерү лагере, бакча участоклары һәм 100 дән артык инженерлык инфраструктурасы объекты керә.

2107 метр озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү проекты терәк стена, монолит тимер-бетон  борысын, авыш беркетмәне урнаштыруны күздә тота. Яр буе полосасын саклау өчен вак таштан төбен ныгыту каралган.

Су ресурслары федераль агентлыгында бюджет проектларын яклау нәтиҗәләре буенча чара 2020-2021 елларда гамәлгә ашырылырга тәкъдим ителде.

Объектның бәясе 900,8 млн сум тәшкил итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100