Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән ике яшьлек бала үлгән
Малай ике атна чамасы Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсендә бик авыр хәлдә яткан.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада дүртенче каттагы фатир тәрәзәдән егылып төшкән ике яшьлек бала үлгән. Бу турыда Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ике яшьлек малай җитди имгәнүләрдән 22 апрельдә кич белән вафат булган», – диелгән хәбәрдә.
- «Татар-информ» апрель башында Түбән Камадагы йортларның берсендә дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ике яшьлек баланың егылып төшүен хәбәр итте. Баланы бик авыр хәлдә Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз