news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Дәүләт торак фонды 360 яңа фатир төзиячәк

Торак бәяләре артуга да аңлатма бирелде.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 2020 елда Дәүләт торак фонды 5 мең фатир төзергә планлаштыра, бу 273 мең квадрат метр торак дигән сүз. Түбән Камада 360 фатир сафка бастырылачак. Бу хакта бүген оешманың башкарма директоры Марат Зарипов белдерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Билгеләп үтәргә кирәк, бу шәһәрләрдә, нигездә, социаль инфраструктураны формалаштыру белән комплекслы төзелеш алып барыла. Бу — балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗтимагый киңлекләр», — диде Марат Зарипов.

Аның сүзләренчә, 2019 елга кадәр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ел саен 300 гә якын ятим баланы торак белән тәэмин иткән. Агымдагы елдан башлап, Рөстәм Миңнеханов ятим балаларга бирелә торган торак күләмен елына 600 фатирга кадәр арттыру турында карар кабул итте.

Шулай ук Марат Зарипов торак бәясенең артуына да аңлатма бирде, дип хәбәр итә inkazan.ru. Аның сүзләренә караганда, тормыш бер урында гына тормый һәм бар нәрсә, шул исәптән төзелеш материаллары да кыйммәтләнә. Ул оешманың «запас белән» төзергә җыенмавы турында сөйләде.

«Алдагы көнгә төзергә… Без бит коммерцияле оешма түгел, без базарда торак сатмыйбыз. Әгәр мәсьәлә шулай куелса, 500 һәм 800 мең квадрат метр торак төзергә мөмкин булыр иде, чөнки моның өчен кирәкле ресурслар бар. Без күренә торган ихтыяҗ кысаларында төзибез», — диде Марат Зарипов.



news_right_1
news_right_2
news_bot