news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул ителә

Депутатлыкка кандидатлар арасында чираттагы дәгъвачы - "Бердәм Россия" партиясеннән Руслан Гыйззәтуллин.

Түбән Камада Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул ителә
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү бара. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Депутатлыкка кандидатлар арасында чираттагы дәгъвачы - "Бердәм Россия" партиясеннән Руслан Гыйззәтуллин Түбән Кама районы сайлау комиссиясенә документларын тапшырды.

"Алга таба беренче этапны үтү тора, бу - сайлаучылар белән эшләү: мөмкин булганча, аларның фикерен тыңлау һәм һәркайсының безнең планнар, республика һәм илнең үсеш программалары белән танышу мөмкинлеге булсын өчен, элемтә урнаштыру, - дип сөйләде журналистларга Руслан Гыйззәтуллин. – Иң мөһиме: мин үзем өчен икеяклы элемтәне җайга салырга, алга таба эш ничек баруына карамастан, Түбән Кама һәм район халкы белән һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш".

Шул рәвешле, Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясенә (Актүбә сайлау округы) документларын әлегә өч сәясәтче тапшырган: үз-үзен тәкъдим итүче, "Бердәм Россия" һәм ЛДПР партияләреннән кандидатлар.
 

Түбән Камада ТР Дәүләт Совет

news_right_1
news_right_2
news_bot