news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Covid-19дан 100 процент үпкәсе зыян күргән күп балалы ананы коткарганнар

Яшәү теләге көчле булу һәм табибларның фидакарьлеге аркасында хатын-кыз куркыныч авыруны җиңә алган.

Түбән Камада Covid-19дан 100 процент үпкәсе зыян күргән күп балалы ананы коткарганнар
НТР 24

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Наилә Алексеева ике яклы пневмонияне җиңде. Яңа коронавирус инфекциясеннән пациентның үпкәсе 100 процент диярлек зыян күргән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Яшәү теләге көчле булу һәм табибларның фидакарьлеге аркасында хатын-кыз куркыныч авыруны җиңгән. Күптән түгел пациент өенә кайткан һәм хәзер организмын тернәкләндерү белән шөгыльләнә.

Наилә Алексеева авыруның беренче симптомы берничә көн зур булмаган температура булуын сөйләде. Аннары хатын-кыз өйгә терапевт чакырткан, аңа антибиотик, вируска каршы чара билгеләгәннәр. Дарулар эчүгә карамастан, аның хәле начарланган. Тиздән түбәнкамалыны хастаханәгә озатырга туры килгән. Кабат ясалган компьютер томографиясе үпкәләргә 90 процент зыян килгәнен күрсәткән. Пациент яшәү һәм үлем чигенә җиткән.

Дәвалау ярдәм итмәгән, һәм шул вакытта Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы Дмитрий Чайко авыруга интубация ясарга һәм үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырырга карар кабул иткән. Якынча бер атнадан хатын-кыз аңына килгән. Аны ИВЛ аппаратыннан алганнар һәм тәүлек дәвамында кислород биргәннәр. Ул аннары гына мөстәкыйль сулый алган.

«Үзең сулый алу — зур бәхет. Нормаль тормыш белән яшәгәндә бу хакта уйламыйсың да, ә үзеңә кагылгач сулый алуның бәхет икәнлеген аңлыйсың», — диде Наилә.

«Пациент яшь булу сәбәпле, авыруны җиңә алды», — диде табиб Дмитрий Чайко.

news_right_1
news_right_2
news_bot