news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чыршыларны 1 февральдә сүтә башлаячаклар

Аңарчы барлык яңа ел мәйданчыклары да һәр кичне утларын кабызачак

(Түбән Кама, 15 гыйнвар, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада чыршыларны 1 февральдә сүтә башлаячаклар. Җирле муниципаль хакимиятләр әнә шундый инициатива белән чыкты.
Искәртеп узабыз, быелгы кышта Түбән Камада 7 чыршы мәйданчыгы төзеделәр. Алар арасында “Җәлил” кинотеатры янындагы һәм Вахитов проспектындагы мәйданчыклар иң яхшылары дип табылды. Беренчесе Түбән Камада яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларын Пиза манарасына охшатып ясалуы белән әсир итсә, икенче мәйданчык боз, кар һәм агачтан эшләнгән әкияти фигуралары белән шатландыруын дәвам итә.





news_right_1
news_right_2
news_bot