news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чыккан янгында зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә

Зыян күрүчеләрнең катнаш имгәнүләр алган дүртесе Түбән Камада, пешү җәрәхәтләре белән икесе Чаллыда дәвалана.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Түбән Каманың “Интехпром” җәмгыятендә чыккан янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең 4се Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсендә, 2се Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова белдерде.

Искәртеп үтик, җитештерү базасында шартлау нәтиҗәсендә чыккан янгында биш кеше һәлак булды. Янгын аркасында бинаның бер өлеше җимерелгән.

“Хәзерге вакытта фаҗигадә зыян күргән алты кешегә хастаханәләрдә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Аларның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Түбән Кама хастаханәсендә катнаш имгәнүләр белән бер кеше реанимациядә, икесе травматологиядә, берсе хирургия бүлегендә. Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә пешү җәрәхәтләре белән ике кеше дәвалана”, - дип белдерде Венера Рәхимова. Аның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләрнең туган елы – 1967 елдан алып 1990 елга кадәр. Имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган 6 кешенең 5 се – ир-ат, 1се – хатын-кыз. Чаллыга пешү җәрәхәтләре белән китерелгән зыян күрүчеләрнең берсе – 1982 елгы хатын-кыз.

Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсенең матбугат сәркатибе Алсу Юматова барлыгы 3 кеше (Түбән Кама һәм Чалладыа) реанимациядә ятуын әйтте. Зыян күрүчеләрнең, кичәге көн белән чагыштырганда, үзләрен яхшырак хис итүен билгеләп узды. 

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, бу пластик эшкәртү белән шөгыльләнә торган кечкенә предприятие булган. Һәлак булганнарның икесе – хатын-кыз, өчесе – ир-ат. Хәзерге вакытта янгын чыгуга сәбәп булган ике версия тикшерелә. Беренчесе – төнгә бинага газ җиһазында эшләүче “Газель” керткән булганнар. Баллоннан газ агып чыгып шартлауга китергән булуы мөмкин. Икенчесе полиэтилен, пластик белән эшли торган җайланманың төзексезлеге булуы ихтимал, диелә анда.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе “Шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot