news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Сары кедалар" фестивале узган

107 укучы югары максатларга ирешә белүләрен күрсәтергә дә өлгергән инде: яхшы укулары өчен алтын медальләр алган.

Түбән Камада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Сары кедалар" фестивале узган
tat.e-nkama.ru

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Түбән Камада 1107 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты. Бу вакыйга уңаеннан яр буенда "Сары кедалар" зур фестивале оештырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Бүген сез генә дулкынлану кичермисез, әти-әниләрегез дә дулкынланалар", - дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчеләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. 

"Иртәгә сезнең алда яңа офыклар, яңа юллар ачылачак, ә бу юллар, тормышыгыз нинди булачак - сезгә генә бәйле", - дип чыгарылыш сыйныф укучыларын актив тормыш позициясенә чакырды Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов.

107 укучы югары максатларга ирешә белүләрен күрсәтергә дә өлгергән инде: яхшы укулары өчен алтын медальләр алган. Рәсми булмаган "алтын" узышлары триумфаторы - 35 лицей - 19 медаль, икенче урында 27 мәктәп һәм 2 гимназия (9 ар медаль), өченчедә – 3 мәктәп һәм 32 гимназия (җидешәр медаль).

Балаларны тормышта яңа этап башланыр алдыннан тәбрикләргә әти-әниләр генә түгел, педагоглар да, мәктәп директорлары да, чыгарылыш кичәләре әле алда булачаклар да килгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot