Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада чыгарылыш кичәсе икенче тапкыр яр буенда узачак
«Сары кедалар»: Түбән Камада чыгарылыш сыйныфны тәмамлаган 1107 укучысы яр буенда Lx24 белән бергә күңел ачачак.
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Түбән Камада чыгарылыш кичәсе икенче тапкыр яр буенда һәм «Сары кедалар» форматында узачак. Бу кичәге укучыларның яңа чынбарлыкны тоюына этәргеч – берничә айга алар тыгыз ботинкаларын ташлап, кояшлы җәй иркенә чумачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәре ителә.
Бәйрәмдә катнашучыларны (ә унберенче сыйныф укучылары быел – 1107) медальләр тапшыру, флэшмоблар, дулкынландыргыч иҗади номерлар, традицион вальс көтә. Килгән кунаклар - яшүсмерләр арасында популяр башкаручы Lx24.
Бал дүшәмбе, 24 июньгә планлаштырылган. Тантаналы өлеш 16: 00 сәгатьтә башлана, моңа кадәр бер сәгать алдан яр буенда җирле коллективлар һәм укучылар үзләре чыгыш ясый башлаячак, ә тагын да иртәрәк – 14:30 сәгатьтә – балалар Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәрәчәк. Әлеге зур вакыйга шатлыгын чыгарылыш сыйныф укучылары белән уртаклашырга барлык теләүчеләр һәм шәһәр кунаклары чакырыла.
Игътибар итегез: көндезге сәгать икедән кичке алтыга кадәр яр буе һәм Мурадьян буенча юл территориясендә, чыгарылыш балы белән бәйле рәвештә, хәрәкәтне чикләү мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз