Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Өченче буын университеты студентларының чыгарылыш кичәсе үтте
Биредә психология һәм фәлсәфәдән башлап, ландшафт дизайнына кадәр белемнәр бирәләр, инглиз, татар телен үзләштерергә мөмкин.
(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада быел Өченче буын университетын тәмамлаучылар саны бер меңнән артып китте. Әгәр җиде ел элек хакимият инициативасын нибары 132 кеше кабул итсә, быел студентлар саны 1197гә җиткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Бүген минем хисләрем эчемә сыймый, мин бик гаҗәпләндем", - дип, фикерләрен уртаклашты педагогия көллиятенең яңа директоры Рамил Шакиров. Җитәкченең Түбән Кама пенсионерлары белән әле беренче очрашуы һәм бу очрашуга ул бик шат.
Университетта белем алу өлкәннәргә үз мөмкинлекләрен тагын да ачарга ярдәм итә. Биредә психология һәм фәлсәфәдән башлап, ландшафт дизайнына кадәр белемнәр бирәләр, инглиз, татар телен үзләштерергә, җырлау осталыгына өйрәнергә мөмкин.
Университетта педагоглар саны да ике тапкыр арткан, биредә 40тан артык укытучы белем бирә. Һәркайсының үз төркеме бар. Дәресләр Түбән Камада үтә, университетның Кама Аланында да үз бүлекчәсе бар. Өлкән буын студентлар "Аквамарин" бассейнында шөгыльләнәләр, Боз сараенда тимераякта шуалар.
Чыгарылыш кичәсендә студентлар рок-н-роллдан алып, классик балга кадәр чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Педагогия көллияте директоры урынбасары Людмила Топаева командасы тырышлыгы белән яңа факультетлар да ачыла бара, әйтик, медицина белеме нигезләре буенча оешкан яңа курслар бик күпләрдә кызыксыну уяткан, курсларга тиз арада язылып та куйганнар.
Бу хакта тулырак: http://tat.e-nkama.ru/news/746/74638/
© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз