news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең исеме билгеле булды

Полиция хезмәткәрләре җентекле эш башкарган, җинаятьнең шаһитлары булырга мөмкин кешеләрне ачыклаган.

 (Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең исеме билгеле булды. Ул - Данила Котенев, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлылыгына хокук саклау органнарындагы чыганактан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, полицейскийлар җентекле эш башкарган, җинаятьнең ихтимал шаһитларын ачыклаган. Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чараларында җинаятьченең фотороботы урнаштырылган.

Полициягә Түбән Камада яшәүчеләрдән әлеге җинаятьне кылуы ихтимал булган кешеләр турында шалтыратулар килә башлаган.

Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән берьюлы 20 кешене тикшергәннәр. Алар арасында Данила Котенев та булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot