news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада өч яшьлек малайга уникаль операция ясаганнар

Түбән Камада мондый катлаулы операция әле беренче тапкыр ясалган.

Түбән Камада өч яшьлек малайга уникаль операция ясаганнар

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Шәһәр балалар хастаханәсендә Түбән Кама һәм Казан хирурглары уртак уникаль операция үткәргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Профессор Наил Әкрамов һәм Түбән Кама хирургы Рөстәм Гарипов гидронефроз диагнозы куелган өч яшьлек малайга операция ясаган. Бу - бәвел кудыру бозылу аркасында бөердә була торган авыру. Операция уңышлы узган.

Түбән Камада мондый катлаулы операция әле беренче тапкыр ясалган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot