Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада өч телдә белем һәм тәрбия бирә торган яңа мәктәп төзеләчәк
Әлеге комплекс мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алачак.
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин Түбән Камада полилингваль белем бирү үзәге булдыру турында сөйләде. Үзәк махсус төзеләчәк яңа мәктәп базасында урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Билгеле булганча, 2022 елда нефтехимиклар шәһәрендә инновацион белем бирү үзәге ачылачагы мәгълүм булды, анда белем бирү рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән, республикада шундый алты объект төзеләчәк.
Үзәк өч телдә белем бирүне тәэмин итүгә, алдынгы, нәтиҗәле практикаларны куллануга нигезләнгән мәктәп булырга тиеш, анда белем алучылар мәдәни һәм тел төрлелеген кабул итеп, бер-берсенә хөрмәт белән карарга өйрәнәчәк. Әлеге комплекс мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алачак.
"Түбән Кама полилингваль комплексы әлеге программа кысаларында шәһәрнең 31 нче микрорайонында төзеләчәк белем бирү мәктәбен, шулай ук гамәлдәге 80, 82, 92 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен һәм 94 нче гимназияне берләштерәчәк", - дип ачыклык кертте Айдар Метшин.
Шәһәр башлыгы әйтеп узганча , бу - "барлык яктан да киңкүләмле проект, аның әһәмияте бәяләп бетергесез".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз