news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада өч тапкыр бер үк банкоматтан акча урларга маташучы кулга алынган

Угрыга карата җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Түбән Камада полиция хезмәткәрләре банкоматтан акча урлаучы 19 яшьлек җинаятьчене кулга алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче тапкыр  егет банкоматтан акчаны урларга 2016 елның 14 декабрендә тырышып караган. Түбән Кама югары уку йортларының берсендә белем алучы студент төнге сәгать өчтә Саклык банкы бүлегенә килеп, кул астында булган әйберләр белән терминалны ватарга теләгән. Ләкин шул вакытта кабынган саклау системасы җинаятьчене куркыткан һәм ул качып котылган. 

Шул ук банкоматны вату нияте белән ул 20 декабрь көнне яңадан килгән. Егет бу юлы үзе белән слесарь мотажкасы алган. Бу юлы да аны саклау системасы куркыткан.

Полиция хезмәткәрләре егетне ул банкоматка өченче тапкыр, 24 декабрь көнне килгәч, кулга алган.

Ул үзенең гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хәзергә аңа өеннән чыгу тыелган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot