news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чүп ташый торган машина бер хатын-кызны бәрдергән

Имгәнгән кеше шунда ук һәлак булган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада чүп ташый торган машина бер хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «НТР 24» телекомпаниясе хәбәр итә.

Бүген иртән Химиклар проспектындагы 76нчы йорт каршында чүп ташый торган машина хатын-кызны таптаткан. Имгәнгән кеше шунда ук һәлак булган.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot