news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада булган юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Авария кичә республиканың Түбән Кама районында булды.

Түбән Камада булган юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
ГИБДД МВД по РТ

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан трассасында чит ил машинасы юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта "Татар-информ"га республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

"Кичә кичке сәгать дүртләрдә Түбән Кама районында 14нче модель "Лада" йөртүчесе "Рено"автомобиленә өстенлек бирмәгән. Машина йөртүче, бәрелешүдән читкә китеп, юл читенә чыгып китә һәм автомобиль юл кырыена төшеп киткән", – диделәр ЮХИДИдә.

Авария нәтиҗәсендә чит ил машинасының өч пассажиры – 54 яшьлек хатын-кыз һәм 20 яшьлек ике кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot