news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Булачак депутат мәктәбе эшли башлый

Катнашучылар бюджетны формалаштыру принциплары, идарә ысуллары, эшчәнлек үзенчәлекләре белән танышачак.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен "Булачак депутат мәктәбе" проекты эшли башлый. Ул 2020 елда шәһәр һәм район Советларына сайлау кампаниясе чорында кандидатларны билгеләүдә ярдәм итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Катнашучылар өчен мастер-класслар һәм семинарлар оештырылачак, алар бюджетны формалаштыру принциплары, идарә ысуллары, эшчәнлек үзенчәлекләре белән танышачак. Сайлауда җиңгән очракта, бу аларга эшкә тизрәк керешеп китәргә мөмкинлек бирәчәк.

Гаризаны ноябрь ахырына кадәр тутырырга кирәк, мәктәп үз эшен декабрьдән башлый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot