news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада буада батып үлгән 14 яшьлек малайның мәетен тапканнар

Ул кичә көндезге икеләрдә әти-әнисенә шалтыраткан һәм иптәшләре белән күлгә китүе турында әйткән.

Түбән Камада буада батып үлгән 14 яшьлек малайның мәетен тапканнар

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, 14 яшьлек малай кичә югалган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, көндезге икеләрдә ул, әти-әнисенә шалтыраткан һәм иптәшләре белән күлгә китүе турында әйткән. Шуннан соң аны күрүче булмаган.

Малайны эзләргә 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Аның мәетен буада яр буеннан 10 метр ераклыкта, 3,5 метр тирәнлектән табып алганнар. Һәм яр буена чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100