news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада болыннарда үсүче кыргый киндергә каршы көрәш турында сөйләштеләр

Хәзер юридик затлар өчен санкцияләр күләме – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр.

Түбән Камада болыннарда үсүче кыргый киндергә каршы көрәш турында сөйләштеләр

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада болыннарда үсүче кыргый киндер белән көрәш бара. Бүген Түбән Камада наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында әлеге мәсьәлә үтәлеше тикшерелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышта авыл җирлекләре башлыклары һәм көч ведомстволары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар эшне тамырдан үзгәртергә кирәк дигән фикергә килде. Эчке эшләр идарәсе күзәтчелекне көчәйтергә һәм җир хуҗалары өчен штраф санкцияләрен ешрак кулланырга вәгъдә итте, ә авыл җирлекләре башлыклары кыргый киндер үсентеләрен көчле тәэсир итүче гербицидлар белән эшкәртү тәкъдимен кертте.

Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кыргый киндерне чабып яндыру эшләре бара, әмма үсемлекнең тамыры исән кала һәм, әлбәттә, тиздән ул кабат баш калкытачак. "Ел саен шул ук хәл. Басулар эшкәртелмичә, сукаланмыйча, берни дә үзгәрмәячәк”, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Үсемлекләр белән көрәшнең яңа вариантын эшләү өчен өстәмә чаралар кирәк. Илнар Бәдретдинов районда киндер басуларының фаразланган күләмен билгеләргә һәм аларны бетерү буенча якынча сметаны төзергә кушты. 

Чыгымнарны кем каплар – әлегә билгесез. Җирлек башлыклары, җирләрдән файдаланучы агрофирмаларга, эшчеләрне яллауга, гербицидлар сатып алуга һәм басуга техника чыгаруга караганда, штраф түләү җиңелрәк, дип зарлана. Хәзер юридик затлар өчен санкцияләр күләме – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot