Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада биш бала анасын үтергәннәр
Бүген иртән хатын-кызны балта түтәсе белән кыйнаган ир-атны кулга алганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Түбән Камада яшәүче ир-атны күп балалы ананы үтерүдә шикләнеп, полиция хезмәткәрләре кулга алган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Хокук сакчылары Шинников урамындагы йорттагы фатирның 40 яшьлек хуҗабикәсен үтерүдә шикләнелгән ир-атны кулга алдылар. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьче бүген иртән хатын-кызны балта түтәсе белән кыйнаган. Шул сәбәпле хатын-кыз үлгән”, - дип сөйләделәр полициядә.
Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, һәлак булган хатынның биш баласы ятим калган, аларның дүртесе балигъ булмаган балалар. Элегрәк бу хатын-кызны наркотиклар тараткан өчен хөкем иткән булганнар. Ул узган елның августында шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыккан.
Полиция хезмәткәрләре кулга алынган 44 яшьлек ир-атның бу хатын-кыз белән таныш булуын, аның да наркотиклар өчен җәзага тартылган булуын ачыклаган.
Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре эшли. Җинаятьнең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз