news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада беркетелмәгән бетон субайлар хәрәкәт итүче фурадан юлга коелган

Гадәттән тыш хәл кичә шәһәрнең сәнәгать зонасына илтә торган юлда килеп чыккан.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада беркетелмәгән бетон субайлар хәрәкәт итүче фурадан юлга коелган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл кичә шәһәрнең сәнәгать зонасына илтә торган юлда килеп чыккан.

Янәшәдән узып баручы машина йөртүчеләр йөк автомобиле шоферына субайларның лафеттан шуып төшә башлавы хакында хәбәр иткән.

Фура шоферы йөк автомобилен кырыйга туктатып, юлга махсус билге куйган. Субайларны машинага автокран ярдәмендә төягәннәр.

Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot