news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада “Бер ай эчендә миллион” исемендәге акция тәмамланды

Хәзерге вакытта манараны күтәрү буенча актив эш алып барыла: кирпеч корылмалары һәр көн диярлек үсә, айны әзерләү буенча төрле оешмалар белән сөйләшүләр бара, рәссамнар мәчет интерьерын әзерләүгә тотынды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Камада мәчет төзелеше буенча оештырылган “Бер ай эчендә миллион” акциясе тәмамланды. Акция ярдәмендә барлыгы 950 мең сум акча җыелды.
Акцияне оештыручылар: “Акча җыю төп максат түгел иде, теләгебез - кешеләргә игелекле гамәл кылырга мөмкинлек тудыру һәм Гагарин урамындагы мәчет төзелешен активлаштырып җибәрү иде”, - диләр. Әлеге максатларга тулысынча ирешелгән.
Хәзерге вакытта манараны күтәрү буенча актив эш алып барыла: кирпеч корылмалары һәр көн диярлек үсә, айны әзерләү буенча төрле оешмалар белән сөйләшүләр бара, рәссамнар мәчет интерьерын әзерләүгә тотынды.
Сүз дә юк: мәчет төзелешенә акция дәвамында җыелган акча гына җитеп бетми, шуңа да Аллаһы йортын сафка бастыруга башкалар да кушыла ала, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot