news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада бер атнада юл-транспорт һәлакәтләрендә 13 кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләрнең берсе алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 2 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Камада 11 җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 13 кеше зыян күргән. Шундый һәлакәтләрнең берсендә яшь ир-ат үлгән.
Кама Аланында яшәүче 25 яшьлек егетнең фаҗигале үлеме белән бәйле юл һәлакәте пәнҗешәмбе Чистай трассасында теркәлгән. Кичен Олы Афанас авылының сөт фермасы каршында “КАМАЗ” һәм “ВАЗ-211440” машиналары бәрелешкән. “ВАЗ-211440” автомобиле йөртүчесе алынган тән җәрәхәтләреннән үлгән, аның машинасында булган 3 дусты хастаханәгә озатылган.
Моннан тыш, узган атнада Түбән Камада 4 җәяүле зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда алар үзләре гаепле, дип хәбәр итә Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге. Шулай ук узган 7 көндә дәүләт автоинспекторлары шәһәр һәм район юлларында автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән 27 шоферны тоткарлаган, шул кадәр үк машина штрафстоянкага куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2