Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада белем бирү системасына багышланган республика киңәшмәсе үтте
Рафис Борһанов Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы утырышында катнашты.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Бүген Түбән Камада Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында белем бирү системасының актуаль мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә шәһәрләр һәм муниципаль районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Утырыш Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында узды. Катнашучылар берьюлы берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар: 2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү, узган уку елында күзәтчелек эше йомгаклары һәм 2019 елга планнар, милли мәгарифнең торышы һәм "Ел укытучысы-2019" бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре.
Киңәшмәгә кадәр кунаклар Түбән Каманың "Кванториум" балалар технопаркында булдылар, биредәге химия, энергетика, робот техникасы һ.б. эшчәнлек юнәлешләре белән таныштылар.
Рафис Борһанов шулай ук Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы утырышында катнашты, анда корпуста быелгы уку елына якынча нәтиҗәләр ясалды, агымдагы үзгәрешләр каралды, тәрбия эше мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз