Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада БДИда укучы кызны эчке киеменә кадәр чишендерү турында аңлаттылар
Кичә социаль челтәрләрдә 10нчы мәктәптә бер укучы кызны чишенергә мәҗбүр итүләре турында хәбәр иттеләр.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Түбән Камада БДИ тапшырганда укучы кызны эчке киеменә кадәр чишендерү турында рәсми аңлатманы Түбән Кама районы советының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге бирде.
Кичә социаль челтәрләрдә 10нчы мәктәптә бер укучы кызны чишенергә мәҗбүр итүләре турында хәбәр барлыкка килде. Шуннан соң мәгариф идарәсе тикшерү уздырды.
Ачыкланганча, 4 июньдә, 10нчы мәктәптә химия буенча бердәм дәүләт имтиханы узган. Имтихан уздыру нигезләмәсе нигезендә, имтихан тапшыру пунктына укучылар металл рамка аша уза.
Аларга үзләре белән паспорт, гельле ручка һәм рөхсәт ителгән өстәмә материаллар алу рөхсәт ителә. Химиядән имтихан очрагында – ул программалаштырылмый торган калькулятор. Металл рамка сызгыра башласа, бу вакытта укучыдан металл предметларны куюны һәм рама аша яңадан узуны сорыйлар.
“Металл рамка металл предмет булу турында сигнал бирүдән туктамагач, ә бу чакта имтихан башлану вакыты җитә иде инде, укучы кызларның берсе бәдрәфкә барып, эчке киемен салып, рамка аша узды. Аңа беркем дә бюстгальтерын салырга тәкъдим итмәде”, – дип хәбәр итте Түбән Кама районы советының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Марина Камелина.
Камелина сүзләре буенча, имтихан узган көнне Түбән Кама мәгариф идарәсенә бернинди рәсми гариза кермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз