news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада балалар яктылык кайтаргыч билгеләре булган өс киемнәре тәкъдим иттеләр

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылыкны кире кайтарырга сәләтле.

Түбән Камада балалар яктылык кайтаргыч билгеләре булган өс киемнәре тәкъдим иттеләр
tat.e-nkama.ru

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында фликерлар ясау һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү буенча махсус акция оештырганнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чарада катнашучылар яктылык кайтаргыч билгеләр белән бизәлгән өс киемнәрен, сумкаларны сәхнәдән тамашачыга тәкъдим иткәннәр.

Моның өчен тәрәзә пәрдәләрен каплап, сәхнәне махсус караңгылатканнар, залда утыручылар өс киемнәрендәге билгеләрнең яктылык кайтару үзлегенә ия булуына үз күзләре белән ышанган. Биредә үк фликерлар ясау остаханәсе дә эшләгән. Балалар мондый билгеләрне әти-әниләренә, туганнарына да ясап бирергә вәгъдә иткәннәр.

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылыкны кире кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктысында ачык-ак төскә керә торган билгеләр.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү белгечләре җәүялеләргә киемнәрендә шундый билгеләр булдырырга киңәш итә. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot