news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр клубы ачылды

Бәйрәм ахырында аларның һәркайсына татлы сый - туңдырма тараттылар.

Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр клубы ачылды
Түбән Кама муниципаль районы

(Казан, 9 июль, "Татар-информ").  Кичә Түбән Каманың 12 нче микрорайонында Капиталь ремонттан соң "Клевер" балалар һәм яшүсмерләр клубы ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу көнне биредә экология-биология үзәге белгечләре күп балалы гаиләләр белән берлектә клубка керү юлында чәчәкләр утыртты, 5 нче китапханә хезмәткәрләре остаханәләр оештырды. Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Бәйрәм ахырында аларның һәркайсына татлы сый - туңдырма тараттылар.

Теләге булганнар әлеге үзәкне барып та карый алалар. "Клевер" клубы Кайманов урамының өченче йортында урнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot