news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар хастаханәсе «Инновацияләр киңлеге-2019» конкурсында җиңгән

Нефтехимиклар шәһәрен «Күкрәк сөте имезү — ана булу куанычы» проекты белән акушер-гинеколог Зилә Әүхәдиева тәкъдим итте.

Түбән Камада балалар хастаханәсе «Инновацияләр киңлеге-2019» конкурсында җиңгән
tat.e-nkama.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар хастаханәсе Казанда узган «Инновацияләр киңлеге-2019» конкурсында беренче урын алды. Бәйге финалына 80 катнашучының утызы чыккан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Нефтехимиклар шәһәрен «Күкрәк сөте имезү — ана булу куанычы» проекты белән акушер-гинеколог Зилә Әүхәдиева тәкъдим итте.

«Түбән Кама перинаталь үзәге активистлары эшләгән әлеге проект ике елдан артык гамәлдә һәм уңай нәтиҗәләр бирә. Хәзер Түбән Камада бала тапкан аналарның якынча җитмеш проценты сабыйларына күкрәк сөте имезә, 2017 елда бу күрсәткеч кырык процент иде», — ди белгеч.

Күкрәк сөте баланың сәламәт үсеше өчен кирәкле барлык туклыклы матдәләрне бирә. Өстәвенә, имезү баланың да, ананың да сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Күкрәк сөте имезү хатын-кызларда сөт бизе яман шеше, икенче типтагы шикәр авыруы һәм йөрәк авырулары килеп чыгу куркынычын киметә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100